Центральная библиотека

"Каз өмәсе"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Татар халкы үзенчәлекле гореф-гадәтләргә,йолаларга бик бай.Шундый йолаларның берсе "Каз өмәсе". 23 нче ноябрьдә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе,Мәдәният йорты белән берлектә туры эфирда катнашты.Каз өмәсе авылыбызның иң тырыш, булган,уңган Ленар белән Резеда Фарраховлар гаиләсендә үтте.Өмәгә авылның уңган күршеләре,мәдәният йортында актив булган,барлык чараларда катнашучы ,китапханәдә эшләп килүче "Мирас" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр килде.Бәйрәм элекке йолаларга нигезләнеп күтәренке рухта үтте.Максат:халкыбызның милли йолаларын кайтару.