Центральная библиотека

"Бәхилләрме йөрәк"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Бикбауавылкитапханәсе
24 ноябрь көнне Бикбау авыл китапханәсендә язучы Нурислам Хәсәновның "Бәхилләрме йөрәк"әсәре буенча "Бердәмлектә көч"оешмасы членнары катнашында конференция узды.Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырып үтелде,"Бәхилләрме йөрәк" әсәрендәге геройлар язмышы турында фикерләр алышынды.Әсәрдә төп герой Илгиз образы китап укучыларны уйдандырмый калмый.Язучы Н.Хәсәнов әсәрләрендә авыр язмышлы кешеләрнең эчке кичерешләре,яхшылык һәм яманлык,мәхәббәт һәм нәфрәт,әдәп-әхлак,
кешелекнең табигатькә булган мөнәсәбәте,тормыш-яшәешебез чагыла.