Центральная библиотека

"Мин белергә телим"

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Балалар кечкенә яшьтән "Мин белергә телим", "Минем беләсем килә" дип әйтергә, күп итеп сорау бирергә тиеш. Күзәтүләр вакытында аларның хәтере арта, уйлау һәм фикер йөртү процесслары активлаша. Нәкъ шушы сыйфатлар баланың киләчәк тормышында мөһим роль уйный. Китапханәдә "Мин барысын да белергә телим" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик кызыксынып китаплар карадылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, һәм шуларга бергәләшеп җаваплар таптык.