Центральная библиотека

Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасында булды

#деньтолерантности
#демография
#Аюавылыкитапханәсе
17 ноябрь көнне
Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасында булды.Китапханәче балаларга «шәфкатьлелек», «игелеклелек», «мәрхәмәт», «хөрмәт», «дуслык» сүзләренең мәгънәсен аңлатты.Тәрбия сәгате барышында яхшы сүзләрдән йөзләрдә елмаю барлыкка килүе һәм кәеф күтәрелүе билгеләп үтелде. Балаларга, бер - беребезгә нинди милләт кешесе булуына карамастан, итагатьле, игътибарлы булырга кирәк икәнлеге аңлатылды.
Максат: толерантлык хисләре тәрбияләү.