Центральная библиотека

"Без көчле, бердәм халык"

#16ноября_деньтолерантности
#ПЛАНЕТАТОЛЕРАНТНОСТИ
#МЫразные,ноМЫвместе👬👬🏾👬🏻
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында булды.Балаларга «шәфкатьлелек», «игелеклелек», «мәрхәмәт», «хөрмәт», «дуслык» кебек төшенчәләр турында аңлатылды. "Толерантлык" сүзе төрле телләрдә бертөрле мәгънәгә ия икәнен белделәр.Тәрбия сәгате барышында “кимсетү" булган кешенең үзен ничек хис итүен, ә яхшы сүзләрдән иптәшләренең йөзләрендә елмаю барлыкка килүен һәм кәефе күтәрелүен белделәр. Толерант булган кеше намуслы, ышанычлы, кыю, тәвәккәл, сабыр, игътибарлы, гадел кебек сыйфатларга ия булганлыгын мисаллар китереп ачыкладык.
Бергәләп буягыч рәсемнәрне дөрес итеп буядылар.
"Без көчле, бердәм халык"исеме белән китап күргәзмәсе ясалды.