Центральная библиотека

Мирхәйдәр Фәйзи

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Драматург,шагыйрь,фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты татар әдәбияты,бигрәктә аның драматургиясе тарихында үзенә бер урын биләп тора. 1 ноябрьдә әдипнең тууына 130 ел тулды."Галиябану" драмасы М.Фәйзинең үз иҗат мирасында гына түгел,гомумән,бөтен татар драматургиясендә иң халыкчан әсәрләрнең берсе булып тора.Үзенең кыска гына гомерендә уналты пьеса,ике йөзгә якын шигырь язып өлгерә,җиде сәхнә әсәре тәрҗемә итә,күп кенә фольклор материаллары җыеп туплый.Тат.Мөшеге мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә чара үтте.Язучының тормыш юлы,иҗаты белән таныштык "Галиябану "әсәре буенча фикер алыштык.