Центральная библиотека

“Шагыйрь һәм заман”

#Мензелинскаяцентральнаябиблиотека
Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, совет татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның улы. Ул 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1960 елда КДУның филология бүлеген тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында, аннан Казан телевидениесе студиясендә әдәби-драматик редакция мөхәррире булып эшләгән.
Поэтик династияне дәвам итеп, Рөстәм әтисе кебек үк, шигырьләр һәм лирик повестьлар яза. Ә әсәрләре татар телендә чыккан әтисеннән аермалы буларак, Рөстәм рус телендә генә яза.
Үзәк китапханәдә язучының 85 еллык юбилеена багышланган “Шагыйрь һәм заман” исемле китап күргәзмәсе ясалды.