Центральная библиотека

"Калфаклы сандугач"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#халкыбызныңкүренеклешәхесләре#Әтрәклеавылкитапханәсе
Татар халкының күренекле шәхесләре күп. Алар сәламәтлекләрен,җайланган тормыш рәвешләрен аямыйча, үзләре сызган юлдан тайпылмыйча, авырлыкларны җиңеп, максатларына барып җиткәннәр.Шундый якты, сәләтле татар хатын-кызларының берсе - Сара Садыйкова.Татар милли мәдәниятында "Калфаклы сандугач" булып тарихка кергән бу ханым турында Әтрәкле авыл китапханәсендә бик матур, эчтәлекле китаплар, язмалар бар. Шул исемдә китап күргәзмәсе китап укучыларга тәкъдим ителә. Китапханәгә килә алмаган Рахматуллина Кифая апаның өенә барып, композитор,җырчы булган Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты турындагы китап белән таныштыру үткәрелде.