Центральная библиотека

"Без бергә"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. "Бердәмлек" төшенчәсе халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан билгеләп үтелә. Моннан күп еллар элек башкалабыз Мәскәүнең, димәк илебезнең иминлеген саклап калу өчен, руслар белән янәшә татарлар, башкортлар, чувашлар һәм башкалар иңгә-иң торып көрәшкән. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Югары Юшады авыл китапханәсендә "Без бергә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм китап укучылар белән әңгәмә уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең нинди тарихи вакыйгаларга бәйләнгән булуын аңлатты, төрле милләт кешеләренең тормышы, милли ризыклары, киемнәре белән таныштырды.Максат: бердәмлек турында күзаллауны булдыру, халыклар арасындагы дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын аңлату.