Центральная библиотека

"Бердәмлектә көч"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне.2005 елдан бәйрәм ителә.Бу бәйрәмнең тарихы 1612 нче елларга барып тоташа.Тарихта эз калдырган бу көннәрдә ата-бабаларыбыз төрле милләт,дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып,уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән.2 нче ноябрь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә күргәзмә куелды,Мәдәният йорты ,Рус.Мөшеге авыл клубы белән берлектә"Бердәмлектә көч" исемле мәгълүмати-танып белү сәгате үтте.Балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләдек,кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар,соңыннан укучылар татар биюе хәрәкәтләрен кабатладылар.Катнашты 10 бала.