Центральная библиотека

"Мәңгелек яра, җәрәхәт"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны.
30 октябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә "Мәңгелек яра, җәрәхәт","Татар әдипләре-сәяси репрессия корбаннары" исемнәре белән китап күргәзмәсе ясалды. Китаплар китап укучыларга тәкъдим ителә.