Центральная библиотека

"Без көчле,бердәм халык"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
27 октябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында булды. "Без көчле,бердәм халык" исеме белән аңлату сәгате узды.Балалар кечкенәдән илебезнең чын патриотлары булып үсәргә тиеш. Балалар белән "Күрсәт әле,үскәнем" уены уйнадык, татар һәм рус халыкларының милли ризыклары искә төшердек.
Шулай ук укучылар белән дә информация дәресе узды. Бәйрәмнең тарихи вакыйгаларга бәйләнгән булуы аңлатылды, балалар дуслык турында шигырьләр укыдылар. Халыклар дуслыгы зур көчкә ия булуы турында әйтелде.
Максат: башка милләт халкына ихтирам тәрбияләү.
Китапханәдә "Без көчле, бердәм халык" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды.