Центральная библиотека

"Без көчле, бердәм халык"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#тауастыбайларавылкитапханәсе. 4ноябрь-халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә.Бу көн бик тирән мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Без көчле, бердәм халык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Авылыбыз яшьләренә бу көннең илебез тарихына хөрмәт белдерү hәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе икәнлеге аңлатылды. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.