Центральная библиотека

"Н Гыйматдинова иҗатында туган як темасы"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Нәбирә Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстан Республикасының Аксубай районы Карасу авылында туа.Ул күпләгән китап авторы,Татарстанның халык язучысы. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Әсәрләрендәге образларда Н.Гыйматдинованың туган ягы кешеләре.Ул укучыны әхлаклы булырга,табигать йортыбызны сакларга өнди,динебезгә ихтирамм уята.Язучының девизы-кешедә матурлык, миһербанлылык,шәкатьлелек тәрбияләү,табигатькә якын булу,яхшы гамәлләр кылып яшәү.Тат.Мөшеге авыл китапханәсе китап укучыларга язучының әсәрләреннән "Н Гыйматдинова иҗатында туган як темасы" исемле күргәзмә тәкъдим итә.