Центральная библиотека

“Сездә калыр идем”

#ТатарстанРеспубликасындатугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Минзәләүзәккитапханәсе
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 20 октябрьда үзәк китапханәдә эшләп килүче “Җидегән чишмә” һәм “Алтын көз” аралашу клубларына йөрүче өлкән буын вәкилләре “Сездә калыр идем” дип аталган якташ язучы Рәшит Гәрәйгә багышланган әдәби кичәгә җыелды. Чарада сукырлар җәмгыяте әгъзалары башкаруында рус һәм татар телләрендә Рәшит Гәрәй шигырьләре яңгырады. Минзәлә муниципаль районы 5 нче номерлы гомуми усеш тибындагы “Таңкай” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә тәрбияләнүче балаларның түбәндәге чыгышлары: “Хәерле көн”, “Тынычлык” җырлары, “Миләшкәй” биюе, Закиров Ильназ башкаруында “Кояшлы ил” шигыре көчле алкышларга күмелде. Кичәбез күтәренке рухта үтте, һәркем яхшы кәеф һәм рухи азык алды. Шигърият дулкыннары кочагында тирбәлеп узган очрашу сизелми дә ахырына якынлашты.
Килгән кунаклар шулай ук үзәк китапханәдә урнашкан Рәшит Гәрәй музее белән дә таныштылар.