Центральная библиотека

Хәтер сәгате

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Кадрәкавылкитапханәсе
19 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Кадрәк төп гомүмбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Ландыш Алексеевна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Әбелгаяновна белән берлектә 5,7,9 сыйныф укучылары өчен хәтер сәгате уздырдылар. "Хәтер яши" дип исемләнде. Укучыларга Казан ханлыгы, Сөембикә ханбикә һәм Сөмбикә манарасы, Кол Шәриф мәчете турында сөйләнде. Авыл китапханәсендә булган "Казан Кремле", "Мавыктыргыч Татарстан" китаплары, Казанның меңьеллыгына махсус чыгарылган "Салават күпере", "Мәйдан" журналлары белән таныштырылды. Укучылар игътибар белән тыңладылар. Бирелгән 'сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирделәр. Максаты: Үз тарихыңа битараф булмаска кирәклекне аңлату.