Центральная библиотека

Китап уку - ул күңел халәте

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Китап уку - ул күңел халәте. Кайвакыт күңелле, кызыклыны укыйсың, ә ниндидер чорда эчтәлекле шигырь дә укыйсы, я булмаса кеше укыганны тыңлыйсы килә. Көзге чор , нәкъ менә шигърият өчен кулай вакыт. Табигатьнең кышкы йокыга җыенып, сары-кызыл төскә манчылуы "гаеплеме", үзебез көзге моңсулыкка биреләбезме - ни генә булса да, Әтрәкле авыл китапханәсендә ясалган октябрь аеның юбиляр язучылары,шагыйрьләренең күргәзмәсеннән күбрәк шигырь китапларын кулга алып укыйлар.