Центральная библиотека

"Җиде кат үлчәп,бер кат кис"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегелы
#безнаркотиксызтормышяклы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Җәмгыять бик катлаулы чор кичерә. Бер яктан караганда тормышлар гаять җитеш,бар да бар.Ә икенче яктан карасаң, һәрвакыт нидер җитми. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы да бик күпләрне борчый.Әле тормышта үз юлын табарга өлгермәгән яшьләребез алдында куп төрле яман "чирләр", гадәтләр тамыр җәя. Юлларында очраган авырлыклар алдында каушап калу, кирәк вакытта кискен итеп "ЮК" сүзен әйтә алмау, җиңел яшәргә тырышу, ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дусларга иярү кебек сәбәпләр белән тайгак юлларга кереп китү очракларын еш ишетергә була. "Наркотик" дигән афәт, тәмәке тарту, эчүчелек кебек яман гадәтләрнең зарары турында куп сөйләнелә, ләкин алар тормышта бар, агулары белән бик күпләрнең гомерләре дә өзелергә мөмкин. Яшьләребезне шушы юлдан саклау максатында, байтак чаралар үткәрәбез. 15 нче октябрь көнне Клавдия Смирнова исемендәге урта мәктәп директоры Ахметова Д.Р. һәм авылыбыз фельдшеры Хаматвалеева Э.Б. лар катнашында яшүсмерләр өчен "Тормыш бик ямьле" исемле тематик чара үткәрдек.Тормышның яхшы һәм начар якларын кәгазьгә язып бардык."Нәрсә яхшы,нәрсә начар" дигән сорауларга җавапны балалар белән бергә эзләдек. Балалар өчен тормышның кайсы яклары рәхәт,шуны ачыкларга тырыштык.Нинди генә ситуациядә дә,үз сәламәтлеген кеше үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә, дөрес җавап таба белергә, һәр адымны ясаганчы "Җиде кат үлчәп,бер кат кис"мәкален онытмаска дигән киңәшләр бирелде.