Центральная библиотека

Гарифҗан Мөхәммәтшин

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Усаевскаясельскаябиблиотека

Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган. Татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты
Гарифҗан Мөхәммәтшин 12 октябрьда үзенең 80 еллык гомер бәйрәмен билгеләп узды.
Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан шагыйрьне туган көне белән котлап, мәктәп балаларын аның тормыш юлы, иҗады белән таныштырды.
Табигатьтә тәүлегенә кырыкка кырлана торган көз. Әле генә кояш карый да бар җиһан алтынга күмелә, кинәт кенә салкын җил исеп, куырып ала, ул арада җитен яңгыр яфракларның битен юа... Гарифҗан Мөхәммәтшин да бу дөньяга көзен килгән. Бер карасаң, ул үзе дә көз кебек күп төрле, күп кырлы...