Центральная библиотека

"Яшь йөрәкләр"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
Һәрбер әти-әни, әби-бабай өчен баласының, оныкларының уңышларын күрү, зур дәрәҗәле кешеләр булуын белү олы куаныч. Балаң өчен горурлык хисе яшәргә көч өсти. Бүген сүзем авылыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсендә үскән Садыйкова Гөлсияр турында. Зәкиев Флүр абый һәм Зәкиева Гөлзар апаларның кече кызлары ул. Иҗади яктан бай тарихлы гаилә кечкенә кызга да сәләтне кызганмаган. Кечкенәдән җырларга яратучы Гөлсиярнең көй язуына беренче мәхәббәт сәбәпче була. Ә инде 2020 нчы елда "Яшь йөрәкләр" үзешчән авторларның милли фестивалендә "Иң яхшы автор - башкаручы" исеменә лаек була Гөлсияр. Сәләтле кеше бар нәрсәгә дә сәләтле диләр. Дөрестән дә шулайдыр. Гөлсияр әле матур итеп рәсемнәр дә ясый. Ул үзе рәсемнәрен "Күңел халәтем" дип яза. Наратлы-Кичү авылы картиналар галереясе янында кечкенә күргәзмә ясадык. Гөлсиярнең һәм аның кызы Гөлсылуның рәсемнәре өлкәннәр декадасында Гөлзар апа белән Флүр абыйга, башка өлкәннәребезгә дә бүләк булып ирешсен. Гөлсияргә иҗади уңышлар теләп калабыз.