Центральная библиотека

"Без бер- беребезгә кирәк!"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#Декадапожилых
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Өлкән кеше һәрвакыт игътибарга, аралашуга мохтаҗ, бигрәк тә авырып киткәндә. Күршесе керсә яки танышы кагылса, алар сызлауларын онытып сөйләшәләр. 8 октябрь көнне "Без бер- беребезгә кирәк!" дигән девизны максат итеп , китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Гарифуллина Зинфира, Корбанова Гөлназ өлкәннәр өчен үткәрелгән чарада катнаша алмаган өлкән авылдашларыбыз Хаҗәр апа Салихова, Райхана апа Корбанова янына бардык. Әбиләребезгә кечкенә күчтәнәчебезне тапшырып, сөйләшеп утырдык. Җанлы әңгәмә, кызыклы вакыйгалар көлдерде дә, елатты да. Олы кешегә күп кирәкми, бары тик игътибар. Бер-беребезгә игътибарлы, ачык йөзле булыйк!