Центральная библиотека

"Сүз өзелә куңел тәлгәшеннән"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы#ИскеИркәнәшавылкитапханәсе. 08.10.21 көнне Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә татар шагыйре,язучы Марсель Галиевка 75 ел тулуга багышланган "Сүз өзелә куңел тәлгәшеннән" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Чараның максаты:язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.Марсель Галиев ,нигездә,поэзия һәм проза җанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре,хикәяләре үткән гасырның 70 елларында күренә башлый,1980 елда беренче китабы дөнья күрә.Шулай ук аның шигырьләренә "Су буеннан әңкәй кайтып килә","Кайту"дип аталган җырлар бар.Китапханәдә М.Галиевның 6 томлы әсәрләр җыентыгы китап укучыларга тәкьдим ителде.Сезнең игьтибарга Мөҗипова Вәсилә шагыйрьнең"Мәдхия"дип аталган шигырен укый.