Центральная библиотека

"Шигъриятнең олы тукталышы"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Бикбауавылкитапханәсе
Шигърияттә үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе Саҗидә Сөләйманова-күп кенә шигырь җыентыклары,җыр текстлары,поэма,проза әсәрләре авторы.Бикбау авыл китапханәсендә шагыйрәнең 95 еллыгына карата,шагыйрәнең хисләр тирәнлеген укучыларга җиткерү максатыннан "Шигъриятнең олы тукталышы" дип аталган китап күргәзмәсе куелды.Китап укучылар Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар һәм кайбер шигырьләрен укыдылар.