Центральная библиотека

“Өлкәннәр көне”

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
#Волонтерыкультуры
1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан мәчеттә өлкәннәр көненә багышланган чәй табыны әзерләүдә булышты.