Центральная библиотека

"Терроризм һәм экстремизмга-ЮК!"

#Демография
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
25 сентябрь көнне Бикбау авыл китапханәсе,мәдәният йорты , район полиция бүлеге өлкән лейтенанты Закиров Динар Шакирзян улы авыл халкы белән "Терроризм һәм экстремизмга-ЮК!"- дип аталган әңгәмә- диалог үткәрделәр.
Соңгы вакытта экстремизм,террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә,-дип сүзен башлады өлкән лейтенант Закиров һәм шундый вакыйгалар булган урыннар турында әйтеп кителде.
Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны,игътибарлылыкны һәм саклыкны тәлап итә.Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә,тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куелуы турындагы кебек сорауларга өлкән лейтинант җавапларын бирде.
Тероризмның йөзе күпмилләтле һәм аңа яңа каршы тору ысуллары кирәк.Без һәрберебез дә терроризмга каршы тору чараларын белергә тиешбез.Һәркайсыгызга да аяз күк йөзе,тыныч,имин тормыш телим.Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз,дусларыгыз булсын.Кешелек сыйфатларын югалтмагыз һәм шул вакытта дөньяда тынычлык булыр,-дип сүзен төгәлләде Динар Шакирзян улы.