Центральная библиотека

"Укучының мәдәни көндәлеге"

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Һәр елны уку башлану белән 1 нче сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру гамәлгә керде. Дәвек авыл китапханәсендә дә(китапханәче Сабутдинова Гүзәлия) бүген 1 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.
"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. "Укучының мәдәни көндәлеге" - шәхесне рухи яктан батучы проект ул.