Центральная библиотека

"Укучының мәдәни көндәлеген"

#югарытәкермәнкитапханәсе
22 сентябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе беренче сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчесе Фархаева З.Р.) "Укучының мәдәни көндәлеген" тапшырды. Укучыларга көндәлекне ничек тутырырга,кайларда булырга дигән мәгълүмәтләр бирелде.Кызыксындыру чарасы итеп узган уку елында Казанга "Әкият"курчак театрына барган балалар турында һәм Казандагы мәдәни учаклар турында презентация күрсәтелде.