Центральная библиотека

21сентябрь - Халыкара Тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#безтынычлыкяклы
21сентябрь - Халыкара Тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.Әтрәкле китапханәсендә балалар белән Тынычлык дәресе үткәрелде, бу теманың символикасы булган күгәрченнәрне бергәләп кистек. Китапханәче бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Катнашкан балаларга атом бомбасы аркасында гомере өзелгән япон кызы турында, Америка кызы Саманта Смит һәм үзебезнең Катя Лычевалар турында информация бирелде. "Без тынычлык яклы" исемле презентация күрсәтелде.Бүгенге көннәрдә дә гел кабатланып торучы төрле фаҗигаләрнең булмавын, бөтен планетабызда тынычлык, дуслык булуын теләдек.