Центральная библиотека

"Алар сафта"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
14 сентябрь көнне Югары Юшады авыл китапханәсендә Шагыйрь Исхак Закировның тууына 110 ел уңаеннан "Алар сафта" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туган. М.Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, хисапчылар курсын, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-экономика институтын тәмамлый. Шигырьләре көндәлек матбугатта 1929 елдан басыла башлый. 1934-1941 нче елларда башта Татарстан дәүләт нәшриятында, соңыннан Татарстан язучылар союзында хисапчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка китә, Белоруссия җирләренә кадәр барып җитә. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Городилово авылы тирәсендә барган каты сугышта каһарманнарча һәлак була.
И.Закиров иҗатының аерым үрнәкләре «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле җыентыкларга кертелгән.Максат:шагыйрь И. Закировның иҗаты, шигырьләре белән таныштыру.