Центральная библиотека

"Сентябрь ае юбилярлары"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Сентябрь аенда татар әдәби сәнгатенең олы шәхесләре булган язучы,шагыйрьләрнең юбилей даталары бар.Әтрәкле авыл китапханәсендә "Сентябрь ае юбилярлары"исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм укучыларга тәкъдим ителә.Күренекле татар галиме Ш.Мәрҗәнинең дәвамчысы Мәхмүт Галәүнең (1886-1937) "Болганчык еллар","Мөһаҗирләр"романнары күргәзмәдә урын алган.Аның әсәрләрендә халкыбызның катлаулы тарихи язмышы чагылдырыла.
Икенче зур шәхесебез -Флера Гыйззәтуллина.90 яшен тутыручы шагыйрә шигърият мәйданына катлаулы,авыр тормыш юлы узып килә.Кырыс һәм рәхимсез дөреслекне алга алып язылган шигырь һәм поэмалары шагыйрәне укучысына якынайта.Аның "Күз нурлары", "Вөҗдан үре-йөрәк түре" исемле китаплары кургәзмәдә куелган.
Балаларның иң яраткан әкиятләренең авторы,курку белмәс батыр җәлилче Абдулла Алишның да сентябрь аенда туган көне.