Центральная библиотека

"Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Кадрәкавылкитапханәсе
10 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, "Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле" дип исемләнгән чара узды. "Китап сөючеләр"түгәрәгенә йөрүче балалар белән "Мәрхәмәтле һәм Шәфкатьле" сүзләренең нәрсә аңлатканлыгы турында әңгәмә уздырылды. "Мәкальләрне җый" , Син нәрсә эшләр идең?" , "Безнең дуслар " дигән уеннарда катнаштылар. Дуслык чәчәге ясадылар. Укучыларга чәчәк таҗына әйбәт һәм начар сыйфатлар язылган сүзләр тәкъдим ителде. Әйбәт сыйфатларны сайлап алып таҗларны ябыштырдылар. Ни өчен начар сыйфатларның өстәлдә калуын аңлаттылар. "Тәмле сүз" китабы белән таныштылар.
Максаты: Укучыларга үзеңдә нинди сыйфатларны тәрбияләргә, өлкәннәргә һәм кечеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә, кошлар һәм хайваннарга карата игътибарлы булырга кирәклен төшендерү.