Центральная библиотека

"Татарча диктант ЯЗ"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
#Татарчадиктант2021
Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант ЯЗ» акциясе бөтен Җир шарында яшәүче катнашучыларны җыя.

Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу. Диктант белән кызыксынучылар даирәсе елдан-ел арта бар. 2019 елда 100 меңнән артык кеше катнашса, 2020 елда катнашучылар саны 300 меңнән артып киткән.

Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан авылыбыз мәчете белән берлектә "Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнашты. Мәчеткә килгән әбиләр Гомәр Бәшировның "Чишмә моңы ничек җыр булды" дигән темага диктант яздылар.