Центральная библиотека

Абдулла Алиш

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Сентябрь ае күренекле,танылган язучыларның туган көннәренә бай ай.Шуларның берсе- Абдулла Алиш.
Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә- ул әкият жанры әсәрләредер, ул ике дистәдән артык әкият һәм хикәят иҗат итә.("Нечкәбил","Койрыклар","Куян кызы","Сертотмас үпдәк","Чукмар белән Тукмар" һәм башкалар)."Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр язучының иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдык.Максат:балаларда әдипнең әсәрләре аша кечкенәдән хезмәтне ярату,олыларга ихтирам саклау,намуслы булу,табигатькә сак караш булдыру кебек әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.