Центральная библиотека

"Вөҗдан үре - йөрәк түре"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
6 сентябрьдә шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага 90 яшь тулды. Юбиляр 8 китап һәм 30 поэма авторы. Кайбер шигырьләре җыр буларак популяр. Шигырьләрендә күпчелек җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Эш кешесенең, хатын-кызның хәзерге җәмгыятьтәге урыны турында яза. Шулай ук туган ягы Азнакай районының матур табигатенә мәдхия җырлый Флера Гыйззәтуллина шигырьләрендә. Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Вөҗдан үре - йөрәк түре" дигән исем астында күргәзмә оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Флера Гыйззәтуллинаның төрле елларда язылган шигырьләрен укыдык.