Центральная библиотека

"Терроризм - стоп, экстремизм-стоп!"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#терроризмэкстремизмгакаршыбергәләп
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Бүгенге тормышта бөтен җир шары терроризм дигән зур афәт белән көрәшә."Терроризм" дигән сүз барлык кешедә дә сагаю, курку хисе уята. Әйе,шушы сүзнең эченә күпме куркыныч хәлләр, вакыйгалар салынган. 6 нчы сентябрь көнне Әтрәкле авыл китапханәсендә балалар белән "Терроризм - стоп, экстремизм-стоп!" исемле әңгәмә үткәрелде. Укучыларга куркыныч терроризм актлары турында, шикле, чит-ят кешеләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды.Китапханәче балаларның сорауларына җавап бирде, һәм бер-береңне хөрмәт итеп яшәү кирәклеген аңлатты. Чараның максаты: укучыларга террор төшенчәсен аңлату, үзеңне, якыннарыңны куркыныч хәлләрдән саклау чараларын аңлату.