Центральная библиотека

"Белемгә юл китаплардан башлана"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#Әтрәклеавылкитапханәсе
31 нче август көнне Әтрәкле авыл китапханәсендә 1 сентябрь бәйрәме уңаеннан, "Белемгә юл китаплардан башлана" исемле китап күргәзмәсе куелды һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Өлкән буын өчен бу дата күңелле хәтирәләр булса, мәктәп укучылары өчен 1 сентябрь шатлыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта бик җаваплы чор башлану да."Китап - белем чишмәсе" дигән канатлы фраза беркайчан да искерми.Чараның максаты: укучыларда китапларга мәхәббәт уяту, белемле һәм тәрбияле шәхес булырга өндәү.