Центральная библиотека

30 август - Татарстан республикасы көне

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
30 август - Татарстан республикасы көне. Татарстан – ул киеренке һәм иҗади хезмәт нәтиҗәсе, планнар һәм идеяләр тупланышы. Шуңа күрә республика көне - ул барлык күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәме. Шул уңайдан Дәвек авыл китапханәчесе Сахабутдинова Гүзәлия, клуб мөдире Шайхутдинова Альбина белән берлектә "Мин яратам сине Туган җирем" дип исемләнгән радио тапшыру әзерләдек. Якташ шагыйрьләрнең шигырьләре укылды, "Ык буйлары" фольклор ансамбле җырлары яңгырады. Шулай ук “Туган җирем-Татарстан” дигән китап күргәзмәсе ясалды.