Центральная библиотека

«Гүзәл җирем минем- Татарстан»

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
28 август көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Гүзәл җирем минем- Татарстан»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 30 август-Республика көне.Бу бәйрәм- республикабызда яшәгән барлык халыклар бәйрәме. Күргәзмәдә Татарстан турында китаплар урын алды. Татарстан Республикасының үсеш тарихы, үз мәдәнияте, үз традицияләре, үз лидерлары бар, бу хакта күргәзмәдәге китаплар сөйлиләр.