Центральная библиотека

Республика көне

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография #Татарстанреспубликасыкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#Уен-фест
27нче август көнне Әтрәкле китапханәсендә Республика көне уңаеннан, китап күргәзмәсе һәм сәләтле укучыларның кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Күз явын алырдай бисердан, җепләрдән эшләнгән матур үрнәкләр күпме күңел җылысы һәм сәләтләрен кушып ясалган эшләнмәләрне Юнысова Зинфира апа, Галиуллина Гөлшат ясаган. Ә Погодина Любаның рәсем төшерү осталыгы сокландыра. Балалар белән республикабызның символикалары, кадерле ядкарьләребез булган мәкаль, табышмаклар, әкият геройлары турында викторина үткәрдек. Араларында Галиуллин Айзат, Нотфуллина Амелия, Кашапова Әдиләләр күп белүләре белән аерылып тордылар. Соңыннан Уен-Фест программасы буенча уеннар уйналды.Чараның максаты:балаларның туган республикабыз турындагы белемнәрен ныгыту, патриотик хисләрен үстерү.
Катнашты - 4 зур һәм 9 бала.