Центральная библиотека

"Татарстанның халыклар дуслыгы"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#ТуганЯгымТатарстан
#НаратлыКичуАвылКитапханәсе
30 август Татарстан Республикасы көне. Татарстан күп милләтле республика. Республикабыз халыклар дуслыгы белән аерылып тора. Бу татар халкының тыйнак, әдәпле, кунакчыл булуыннан да, җитәкчеләребезнең дөрес юлдан баруларының нәтиҗәсендә ирешелгән уңыштыр. Халкыбызның бай тарихын, республикабызның матур киң кырларын, фэн һәм техника казанышларын, яшәүче милләтләр тормышын яшь буынга өйрәтү максатыннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Татарстанның халыклар дуслыгы" дигән темага КВН үткәрелде. Зирәкләр һәм Тапкырлар командасы көч сынашты. Алар төрле милли ризыклар, киемнәр турында сорауларга жавап бирделәр. Татарстан символикасы, төрле төбәкләрендә булган казанышларны искә төшерделәр, белемнәрен арттырдылар. Халык уеннары уйнадылар, жырладылар биеделәр. Һәрвакыттагыча дуслык җиңде. Катнашты 4 олы кеше, 12 бала.