Центральная библиотека

"Ул гомергә исән күңелдә"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
25 нче август Җәлилчеләрне искә алу көне. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган шагыйрь Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше. 1944 елның 25 августында Җәлилчеләрне соңгы юлга-палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр. Югары Юшады авыл китапханәсендә "Ул гомергә исән күңелдә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. "Ханымнар" берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды.
Максат:Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы мәңгеләштерү.