Центральная библиотека

Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 76 ел тулды.

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#батырҗәлилчеләр
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 76 ел тулды. Әмма аның гарасатын бер-ничек тә онытырлык түгел.
1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!
24 август көнне батыр җәлилчеләр хөрмәтенә китапханәдә китап күргәзмәсе куелды, балалар белән әңгәмә үткәрелде, аларга презентация күрсәтелде . Муса Җәлилнең һәм якын дусты, Абдулла Алишның, балалар өчен язылган шигырьләре һәм әкиятләр искә алынды.