Центральная библиотека

Урып-җыю төгәлләнү

#тугантелләрһәмхалыклардуслыгыелы
#урып-җыю2021
1.Ямьле җәйләр инде узып бара,
Көзләр җитә,ахры, күрәмсең.
Табигать тә инде тынып калган,
Салкын кышка әзерләнә күрәмсең.
2.Хезмәт шавы һәркөн шаулап торды,
Күпме көчен түкте игенче.
Көнне -төнгә ялгап,тырышып эшләп,
Хезмәт итте тырыш игенче.
3.Армый-талмый хезмәт куйган өчен,
Барыбызны икмәк белән туендырган өчен,
Рәхмәт Сезгә, безнең игенчеләр,
Чын йөрәктән рәхмәт сезгә!
Гөлгенә Гильмуллина.
24.08.2021 көнне Әтрәкле авыл җирлегендә урып-җыю төгәлләнү уңаеннан,тырыш игенчеләребезне хөрмәтләү оештырылды. Җирлектә яшәүче үзешчәннәребез матур җыр -биюләре, шигырьләре белән игенчеләребезгә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.