Центральная библиотека

"Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында"

#Годродныхязыковинародногоединства
#Демография#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
22 август көне бездә Россия Дәүләт флагы буларак билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз" дип аталган кургәзмә куелды. Дәүләт флагы көне- үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен бәйрәм. Россия флагының өч төсе- Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс-азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр- ышаныч һәм рухият, кызыл- бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.