Центральная библиотека

."Аяктан ут чыгарса да,җанга тынычлык бирә"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Хуш исле бал белән чәй эчүгә ни җитә соң.Тәмле генә түгел ,файдалы да бит ул.Файдасы турында да күп сөйләргә булыр иде, тик бүген сүзебез ул хакта түгел.Табигатьнең иң гүзәл бер почмагына урнашкан Тат.Мөшеге авылында умартачылык белән шөгыльләнүче әтиле-уллы Саматовлар гаиләсе турында.Аларның бакчаларында күпләп умарта оясы бар. Элек-электән Мөдәфис абыйның әтисе дә хуҗалыгында умарта тоткан.Ә инде Мөдәфис абый белән Фиразия апаның улы Салават кечкенәдән үк умартачылык серләренә төшенеп үсә һәм хәзерге вакытта улы Салават тормыш иптәше Миләүшә белән бик яратып башкаралар бу хезмәтне,бөтен гаиләләре белән чумган алар бу эшкә."Аяктан ут чыгарса да,җанга тынычлык бирә" ди алар.Әби-бабайлардан калган умартачы һөнәрен дәвам итүчеләребез бар авылда.Киләчәктә гаиләләренә исәнлек-саулык,тыныч һәм тигез тормыш теләп калабыз,башкарган эшләренең файдасын күрсеннәр.