Центральная библиотека

"Минем якыннарым"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
16 август фронтовик шагыйрь, прозаик Әдип Маликовның тууына 100 ел. Аның иҗаты чәчәк аткан чоры Әлмәттә яшәгән елларына туры килә. Сугыш турында язылган шигырьләре киң кулланыла. Күптән түгел әдипнең сугыш чорындагы көндәлеге табылган. Энциклопедик форматтагы җыентыгын "Адиб Маликов - записки солдата эпохи" дигән исем астында "Рухият" нәшрияты "Татнефть" хәйрия фонды ярдәмендә бастыруга әзерли. Бу җыентыкта Ә. Маликовның сугышка хәтле Башкортстанда үткән балачагы, сугышчан хезмәте, Мәскәүдә укуы, журналист булып Казанда, Минзәләдә, Әлмәттә эшләгән еллары, тормыш иптәше Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләре кертелгән. Шушы датага багышлап Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Җуелмас хәтер" исеме астында күргәзмә ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Әдип Маликовның "Җуелмас хәтер" җыентыгыннан Вагизова Азия "Минем якыннарым" дигән шигырен укыды. Катнашты 5 кеше.