Центральная библиотека

"Олы сәнгатькә багышланган гомер"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
Күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел. Аның "Туган ягым" җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул - күренекле камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли-характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Хәзер Р. Яхинның фортепиано әсәрләре - татар пианистлары репертуарының "алтын фондын" тәшкил итә. Мәшһүр композиторыбыз үзе безнең арабызда булмаса да, ул иҗат иткән музыкаль әсәрләр радио-телевидениедә, сәхнәләрдә еш яңгырый. Рөстәм Яхинның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү максатыннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Олы сәнгатькә багышланган гомер" дигән күргәзмә оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителде. "Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты" дигән презентация карадык, көйләрен, җырларын тыңладык. Катнашты 5 олы кеше.