Центральная библиотека

"Ярый-ярамый"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлеге
#Демография
#БезопасноеДетсво
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
Каникуллар дәвам итә һәм гадәттәгечә балалар тәгәрмәчле дуслары - велосипед, самокат, роликларда йөрүне туктатмыйлар. Олысы да, кечесе дә иртә-кич ярыша-ярыша, тәгәрмәчле дусларыннан чаба. Ләкин юл игътибарсызларны яратмый! Наратлы-Кичү авыл китапханәчесе Гарифуллина Зинфира, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту максатыннан яшүсмерләр һәм кече яшьтәге балалар белән әңгәмә оештырды. Балалар үзләренең тәгәрмәчле дуслары турында сөйләделәр, бергәләп велосипедта йөрү кагыйдәләрен кабатладык, кагыйдәләр буенча "Ярый-ярамый" дигән биремнәрне үтәделәр. Барыбызга да исән-имин юллар! Катнашты 8 бала.