Центральная библиотека

"Безнең нәни дусларыбыз"

#демография#югарытәкермәнкитапханәсе
8 август Бөтендөнья песиләр көне дип билгеләп үтелә.Югары Тәкермән авыл китапханәсендә"Безнең нәни дусларыбыз"дигән танып-белү дәресе үтте.
Китапханәче китап күргәзмәсе белән ,бәйрәмнең тарихы,песиләр дөньясы белән таныштырды.
Бәйрәм уеннар,конкурслар,викторина сорауларына җавап бирү белән барды."Песиең белән таныштыр "уенында Казан кунагы Алинәгә тиңнәр булмады.Аның Сөмбел агасы турында сөйләгәнен балалар"авыз ачып" тыңладылар.
Песиләр йомгак белән уйный. Безнең аесиләр дә уйнап алды,Якиева Азалия,Садыйкова Розалина"шәп песи",,викторина сорауларына җавап биргәндә Айдар да үз яшен онытып алды әле.