Центральная библиотека

"Оныттың бугай... "

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
- Ул тормышта ачык, саф җанлы, шаян холыклы булуы белән күп сәхнәдәшләрен һәрвакыт үзенә җәлеп итте, - дип яза аның турында Марс Макаров "Сәнгатебез йолдызлары" дигән китабында. Бу сүзләр әлбәттә ТАССР ның халык артисты, РСФСР ның атказанган артисты, җырчы Гали Ильясов турында. 24 июльдә аның тууына 85 ел. Шул уңайдан китапханәдә "Оныттың бугай... " дигән исем астында күргәзмә ясалды, Гали Ильясов башкаруында җырлар тыңладык. Катнашты 4 олы кеше, 2 бала катнашты.